Ярышларда илнең иң көчле спортчылары, шул исәптән Олимпия уеннары призерлары һәм Европа чемпионнары катнаша.
Фото: ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче февраль). Казан спортчысы Никита Шлейхер суга сикерү буенча Россия Кубогы призеры булды. Пензадагы ярышлар илнең иң көчле атлетларын, шул исәптән Олимпия уеннары призерларын һәм Европа чемпионнарын берләштерде.
Никита Шлейхер өч метрлы трамплиннан сикерү буенча чыгыш ясады. Ул 414,95 балл җыеп, бронза яулады. Дисциплинада беренче урынны 2012 елгы Олимпия уеннарының көмеш призеры Евгений Кузнецов 479,45 балл нәтиҗә белән алды, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы.
Казанда Никита Шлейхер «Синтез» спорт клубында шөгыльләнә. Профессиональ карьерасы вакытында сикерүче ике тапкыр Европа чемпионы булды.
Ярышлар Пензада 30 нчы гыйнвардан 3 нче февральгә кадәр «Буртасы» спорт сараенда уза. Финал чыгышлары «Матч!» һәм Россия суга сикерү федерациясенең «Вконтакте» социаль челтәрендәге бергәлегендә трансляцияләнәчәк.