Нальчикта узган ярышлар илнең 45 төбәгеннән 400 кешене берләштерде.
Фото: Физик культура һәм спорт комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы сентябрь). Казан спортчысы Ханмагомед Рамазанов тхэквондо буенча Россия чемпионатында җиңүче булды. 24-30 нчы сентябрьдә Нальчикта узган ярышлар илнең 45 төбәгеннән 400 спортчыны берләштерде.
Ханмагомед Рамазанов 68 кг га кадәр авырлык категориясендә көч сынашты. Ул биш көрәштә җиңде һәм Россия чемпионы булды, дип хәбәр итә шәһәрнең Физик культура һәм спорт комитеты.
Казанда Ханмагомед Рамазанов тренер Алексей Каплев җитәкчелегендә «Ак Бүре» физкультура-спорт берләшмәсендә шөгыльләнә.