В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Турнирда ул Соликамскидан Валерия Клочихина белән парда чыгыш ясаган.
Фото: Марат Мөгыйнов
Өченче урынны Татарстан спортчылары – атказанган спорт мастеры Александр Динерштейн һәм спорт мастерлыгына кандидат Айгөл Фазылҗанова алган. 5-8 нче мартта Санкт-Петербургта узган чемпионатта барлыгы 32 команда катнашкан.
Шул ук көннәрдә Бөтенроссия рапид-турниры узган, ул илнең 10 төбәгеннән 83 катнашучыны җыйган. Турнирда шулай ук Илья Шикшин җиңүче булган. Ярышларда Казанның башка спортчылары да чыгыш ясаган. Спорт мастеры Игорь Немлий 6 нчы, спорт мастерлыгына кандидатлар Артур Гыймадиев һәм Руслан Тарасов 10 нчы һәм 12 нче урыннарны алганнар, дип хәбәр итә Татарстанның го федерациясе.