Ярышлар VIII Бөтенроссия җәйге Универсиада кысаларында узды.
Фото: Физик культура һәм спорт комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче июль). Казан спортчысы Дмитрий Василенко VIII Бөтенроссия җәйге Универсиада кысаларында узган грек-рим көрәше ярышларында бронза медаль яулады.
Дмитрий Василенко 63 килограммга кадәр авырлык категориясендә көрәште. Хәлиткеч көрәштә Мәскәү өлкәсеннән Владислав Карасев көндәше булды, ул ярыш нәтиҗәләре буенча икенче урынны алды.
Казанда Дмитрий Василенко «Ак Барс» спорт мәктәбендә шөгыльләнә, дип хәбәр иттеләр Физик культура һәм спорт комитетында.
VIII Бөтенроссия җәйге Универсиада илнең алты төбәгендә спортның 14 төре буенча 20 нче июньнән 20 нче июльгә кадәр уза. Дмитрий Василенко чыгыш ясаган Ульяновск өлкәсендә шахмат, бадминтон, бокс, грек-рим көрәше, спорт ориентлашуы һәм тхэквондо буенча финаллар үткәрелә.