Интеллектуаль ярышларда ун илдән 245 укучы катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче февраль). Казанның КФУ каршындагы Лобачевский исемендәге лицее укучысы Илдар Гайнуллин Иннополис университетының информатика буенча Innopolis Open халыкара олимпиадасында өч абсолют җиңүченең берсе булды. Олимпиадада ун илдән 13-18 яшьлек 245 укучы катнашты.
Бер үк вакытта сынаулар Россиядә, Беларусьта, Украинада һәм Гонконгта узды. 5 сәгать дәвамында яшь программистлар 5-әр мәсьәлә чиштеләр.
Иң күп балл туплаган 57 мәктәп укучысы җиңүчеләр һәм призерлар булды. Җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча Татарстан (39,13 %) Мәскәүдән (30,77 %) һәм Санкт-Петербургтан (17,65%) алда бара.
Innopolis Open информатика буенча I дәрәҗәдәге мәктәп укучылары олимпиадалары исемлегенә керә. Олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары Иннополис университетына һәм Россиянең башка югары уку йортларына кергәндә өстенлеккә ия булалар, дип хәбәр итә ТР Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте.