Җиңү өчен 90 илдән 350 гә якын кеше көрәшкән
Фото: РФ Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче июль). Казанның Вахитов районындагы 131 нче лицей укучысы Халыкара химия олимпиадасында алтын медаль яулады. Интеллектуаль ярыш 17-24 нче июльдә Цюрихта (Швейцария) узды. Җиңү өчен 90 илдән 350 гә якын укучы көрәшкән.
Никита Перов башка катнашучылар белән бергә теоретик мәсьәләләрне чишкән һәм практик турда экспериментлар үткәргән. Сынаулар нәтиҗәләре буенча Казан лицеисты җиңүчеләр өчлегенә кергән.
Никита Перов белән бергә Россияне олимпиадада Мәскәү, Уфа һәм Алтай крае укучылары тәкъдим иткән. Алар шулай ук ике алтын һәм бер көмеш медаль яуладылар, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе.
Исегезгә төшерәбез, май аенда Никита Перов Астанада (Казахстан) химия буенча 57 нче Халыкара олимпиадада җиңгән иде. Интеллектуаль ярышларда 21 илдән 113 кеше катнашкан.