Иртәгә Казанның Совет районындагы 183 нче мәктәп укучысы һәм 2 нче балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче Сәид Галиуллин «Голос. Дети» конкурсының финалында чыгыш ясаячак.

Сәидкә җиңү яуларга туры эфир вакытында аның өчен тавыш биреп ярдәм итәргә мөмкин. Моның өчен номерга смс җибәрергә кирәк, егетебез чыгышы вакытында экранда күрсәтеләчәк. Тапшыруны Беренче канал 21:45 тә күрсәтәчәк, дип хәбәр итә ТР башкаласы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе.

Казанлыга көндәшлекне Мәскәүдән Григорий Дружинин һәм Белгородтан Роман Скробот тәшкил итәчәк.

Элегрәк Сәид Галиуллин проектның ярымфиналында җиңгән иде, анда ул тамашачыларның 59% тавышын җыя алды. Ул вакытта хәрби хор белән бергә ул «В бой идут одни старики» фильмыннан «Смуглянка» җырын башкарды. Чыгышны сылтама буенча карарга мөмкин.

2024-11-28T17:49:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.