Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.11.2024, 17:49

Казан укучысы «Голос. Дети» тапшыруының финалында катнашачак

Тавышны Сәид Галиуллинга иртәгә туры эфир вакытында бирергә мөмкин

Иртәгә Казанның Совет районындагы 183 нче мәктәп укучысы һәм 2 нче балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче Сәид Галиуллин «Голос. Дети» конкурсының финалында чыгыш ясаячак.

Сәидкә җиңү яуларга туры эфир вакытында аның өчен тавыш биреп ярдәм итәргә мөмкин. Моның өчен номерга смс җибәрергә кирәк, егетебез чыгышы вакытында экранда күрсәтеләчәк. Тапшыруны Беренче канал 21:45 тә күрсәтәчәк, дип хәбәр итә ТР башкаласы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе.

Казанлыга көндәшлекне Мәскәүдән Григорий Дружинин һәм Белгородтан Роман Скробот тәшкил итәчәк.

Элегрәк Сәид Галиуллин проектның ярымфиналында җиңгән иде, анда ул тамашачыларның 59% тавышын җыя алды. Ул вакытта хәрби хор белән бергә ул «В бой идут одни старики» фильмыннан «Смуглянка» җырын башкарды. Чыгышны сылтама буенча карарга мөмкин.
Барлык яңалыклар