В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Олимпиаданың йомгаклау этабы 5-10 апрельдә Саранскида узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче апрель). Казан шәһәре Вахитов районының 131-нче номерлы лицееның 9-нчы сыйныф укучысы Ян Шнейдман физика буенча бөтенроссия олимпиадасы призеры булды. Олимпиада призерлары арасында шулай ук Яр Чаллы шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге 78-нче лицейның 9-нчы сыйныф укучысы София Назарова да бар.
Физика буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы 5-10 апрельдә Саранскида узды. Анда Татарстанның 14 укучысы катнашты. Олимпиада ике турда үтте – эксперименталь һәм теоретик тур, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.