В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Глеб Смородиновка аппаратны уйлап табу өчен патент биргәннәр
Фото: Мәгариф идарәсе
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы декабрь). Казан IT-лицее укучысы Бөтенроссия уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте премиясендә билгеләп үтелгән кыек күзлелекне дәвалау өчен прибор булдырган. Аппарат иң яхшы 30 эшләнмә исемлегенә керә һәм «Импакт-проект» номинациясендә җиңеп, ясау өчен патент ала.
Яшь уйлап табучының приборы – профессор Алексей Поспелов ысулы буенча кыек күзлелекне дәвалауның бер этабын автоматлаштыру. Аның ярдәмендә пациент теләсә нинди яктылык шартларында күзләрне вспышка белән чиратлап яктыртырга кирәк булган күнегүләр үткәрә алачак.
Укучының сүзләре буенча, ул мондый аппаратны кыек күзле кыз туганына ярдәм итәргә теләгәнгә ясарга булган. «Киләчәктә мин мөмкин кадәр күбрәк кешегә ярдәм итәргә телим. Шулай ук медицина сертификациясен узарга, аннан соң приборны күпләп җитештерүгә чыгарырга планлаштырам», – дип уртаклашты Глеб Смородинов.
Бөтенроссия уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте оештыру комитетына барлыгы 722 гариза килгән, шулардан Россиянең 36 төбәгеннән 224 эшләнмә региональ сайлап алудан узган, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсендә.