Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.08.2021, 14:03

Казан укучысы Ренат Кәримов юниорларның информатика буенча V Европа олимпиадасында беренче урын яулады

Җиңү өчен 30 илдән 107 бала көрәште.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче август). Казан федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге лицееның 8-нче сыйныф укучысы Ренат Кәримов Россия җыелма командасы составында юниорларның информатика буенча V Европа олимпиадасында җиңүче булды. Лицеист беренче урынны яулады һәм алтын медальгә лаек булды.

Ярышлар 24-нче августтан 27-нче августка кадәр дистанцион форматта узды, җиңү өчен 30 илдән 107 рәсми катнашучы, шулай ук конкурстан тыш 64 кеше көрәште.

Илебез командасы составында 15 яшькә кадәрге укучылар бар иде, алар үзләрен информатика буенча бөтенроссия олимпиадасында күрсәттеләр. Претендентлар уку-тренировка җыеннарында тирәнтен әзерлек һәм сайлап алу узды. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Россия укучылары дүрт алтын медаль яулады, югары бүләкләр саны буенча лидер булды.

Олимпиада ике турда узды. Катнашучылар информатика һәм ИКТ (мәгълүмати-коммуникация технологияләре) буенча күнекмәләрен күрсәтте һәм алты алгоритм мәсьәләсен чиште.

«Мин көн саен мәсьәләләр чиштем, ә олимпиада алдыннан – узган елгы биремнәрне. Җәйге каникуллар булуга карамастан, минем катнашырга теләгем бар иде, шуңа күрә мин тырыштым», – дип китерә җиңүче Ренат Кәримов сүзләрен КФУның матбугат хезмәте.

Укучыны олимпиадага югары квалификацияле информатика укытучысы, РФ атказанган укытучысы, ТР халык укытучысы Сергей Михайлин әзерләгән. Бу Ренатның беренче җиңүе түгел – быел уку елында ул шулай ук информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында призер булды.

Барлык яңалыклар