Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.07.2019, 16:05

Казан мәктәп укучысы халыкара рәсем бәйгесендә җиңү яулады

Жюри хөкеменә дөньяның 12 иленнән меңнән артык эш тәкъдим ителгән иде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июль). Казанның Совет районында урнашкан 110-нчы номерлы лицее укучысы Ярослав Давыдов халыкара рәсем конкурсында җиңү яулады. Жюри хөкеменә дөньяның 12 иленнән барлыгы 1068 эш тәкъдим ителде.

Конкурсның темалары: тарих, истәлекле урыннар, артефактлар, туган шәһәрләрнең көндәлек тормышы. Конкурс өч яшь категориясендә – 9 яшькә кадәр, 10-12 яшь, 13-15 яшьләрдә уздырылды. Ярослав Давыдовның эше кече яшьтәге категориядә иң яхшысы дип табылды.

Җиңүчеләрне бүләкләү Словениянең Банска-Штьявница шәһәрендә күргәзмә ачылышында булачак, аннары балаларның рәсемнәре Бөтендөнья мирасы шәһәрләре буйлап сәяхәткә чыгачак.

25-нче халыкара рәсемнәр конкурсы Банска-Штьявница шәһәре муниципалитеты тарафыннан оештырылган иде. Чара 1995 елдан башлап үткәрелә, конкурста катнашу өчен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегендә объектлары булган шәһәрләрдә яшәүче балалар чакырыла.

Барлык яңалыклар