В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гимран Абдуллин Россия җыелма командасы составына керде
2 нче Казан лицей-интернатының 11 нче сыйныф укучысы Гимран Абдуллин информатика буенча 36 нчы Халыкара олимпиадада катнаша. Мисырга ярышларга дөньяның 90 иленнән 350 дән артык бала килде.
Казанлыдан тыш, Россия җыелмасы составына Мәскәү укучылары Дарья Грекова, Иван Пискарев, Петр Лосев керде. Ике тур дәвамында, аларның һәркайсы биш сәгать дәвам итә, катнашучыларга өч алгоритмик мәсьәләне хәл итәргә туры киләчәк.
Уку елы дәвамында укучылар олимпиадага педагоглар белән бергә, шулай ук Мәскәү физика-техник институты базасында берничә күнегүләр җыенында әзерләнде. Россия җыелма командасында катнашучылар игътибарны һәм вакытны нәтиҗәле планлаштыра алсын өчен, алар өчен психологик әзерлек үткәрелде.
Ярышлар 1 – 8 сентябрьдә уза, дип хәбәр иттеләр Казан мәгариф идарәсендә.
International Olympiad of Informatics – укучылар өчен информатика буенча ел саен уздырыла торган ярышлар. Олимпиада 1989 елдан бирле уздырыла. Ярышларда җиңү дөньяның теләсә кайсы университетына укырга керергә мөмкинлек бирә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Гимран Абдуллин информатика буенча Азия-Тын океан олимпиадасында җиңгән. Чарада Россия, Кытай, Корея, Япония, Таиланд, Сингапур һәм башка илләрдән 270 дән артык укучы катнашкан.