Бухаресттагы интеллектуаль ярышларда 19 ил командасы катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче март). Казан укучысы Данил Сибгатуллин Россия җыелма командасы составында математика буенча Romanian Master of Mathematics (Румыния) XII Халыкара олимпиадасында алтын медаль яулады.
Олимпиадада Данил Сибгатуллиннан тыш, Россия җыелма командасын Мәскәүдән Иван Гайдай-Турлов, Сочидан Данила Демин, Санкт-Петербургтан Максим Туревский һәм Чиләбедән Константин Мясников тәкъдим итте. Җыелма команданың барлык катнашучылары да, Россиягә беренче команда урынын тәэмин итеп, алтын медальләр яуладылар.
Ярышлар Бухарестта 26-нчы февральдән 2-нче мартка кадәр барды. Аларда барлыгы 19 ил командасы катнашты. Россия укучылары өчен ярыш быел Санкт-Петербургта узачак халыкара математика олимпиадасы алдыннан күнекмә булды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.