Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.09.2023, 17:17

Казан шахматчысы дөнья чемпионатының көмеш призеры булды

Шахмат композицияләрен төзү буенча юниорлар беренчелегендә 15 ил катнаша

Фото: Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге өстәмә белем бирү республика спорт мәктәбе дәүләт автоном учреждениесе

(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче сентябрь). Казан шахматчысы Ярослав Уткин шахмат композицияләрен төзү буенча юниорлар дөнья беренчелегенең 7 YCCC көмеш медален яулады. Ул Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге өстәмә белем бирү республика спорт мәктәбе дәүләт автоном учреждениесе тәрбияләнүчесе, моңа кадәр Татарстан чемпионы булган иде.

Дөнья чемпионатында 15 илдән спортчылар катнашты: Россия, АКШ, Япония, Канада, Румыния, Нидерланд, Украина, Һиндстан, Израиль, Словакия, Сербия, Польша, Литва, Латвия һәм Вьетнам.

ТР спортчысы шахмат тарихында беренче тапкыр дөнья аренасында призлы урын алды, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге өстәмә белем бирү республика спорт мәктәбе дәүләт автоном учреждениесенең башка укучылары да югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. Руслан Стеценко иң яхшы бишлеккә керде, ә Самат Галәвиев 11 нче урынны алды. Ярышларда шулай ук Георгий Ерусланов, Данияр Фарзалеев, Айнур Мәхмүтов һәм Илнур Мәхмүтов катнашты.

Дөнья турнирында Россия шахматчысы һәм дөнья чемпионы, Уфадан халыкара гроссмейстер Урал Хәсәнов җиңде.

Барлык яңалыклар