В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларда илнең 66 төбәгеннән 500 дән артык спортчы катнаша
Казанлы Ренас Зәйнетдинов 71 кг авырлык категориясендә самбо буенча Россия чемпионатында беренче урынны яулады. «Ракета» спорт мәктәбе спортчысы тренер-инструкторы Василий Иванов җитәкчелегендә җиңүләргә әзерләнгән.
Бу көннәрдә Краснодарда уза торган ярышларга илнең 66 төбәгеннән 500 дән артык катнашучы килгән, дип хәбәр иттеләр физик культура һәм спорт комитетында.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, казанлылар Егор Гавшин һәм Анна Батманова 17 – 18 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында биатлон буенча Россия беренчелегендә катнаш эстафетада беренче урынны алганнар.