Россия премьер-лигасының сезонның биш уены нәтиҗәләре буенча «Рубин»да 7 очко һәм турнир таблицасында сигезенче урын.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы август). Казан «Рубин»ы өй матчында «Уфа» командасын җиңде. «Ак Барс Арена» стадионында очрашу кичә 3:0 исәбе белән тәмамланды.
Икенче таймда Хван Ин Бом һәм Денис Макаров көндәшләренең капкасына ике туп керттеләр.
Россия премьер-лигасының сезонның биш уены нәтиҗәләре буенча «Рубин»да 7 очко һәм турнир таблицасында сигезенче урын.
Киләсе матчны Казан футболчылары шулай ук өй аренасында уйнаячак. Шәһәр һәм республика көнендә, 30-нчы августта, 18.00 сәгатьтә «Рубин» командасы «Тамбов» белән очрашачак. Иҗтимагый тәртипне саклауда уен вакытында 150 полиция хезмәткәре һәм Росгвардиянең хәрби хезмәткәрен җәлеп итү планлаштырыла.