(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июль). Иртәгә, 9-нчы июльдә, Казанның «Рубин» командасы «Ак Барс Арена»да «Краснодар»ны кабул итәчәк. Футбол клублары Россия Премьер-Лигасы кысаларында очрашачак.
Бүгенге көндә турнир таблицасында «Рубин» 12-нче урында тора. Агымдагы сезонның 26 матчында футболчылар 7 җиңү яулады. «Краснодар» югарырак нәтиҗәләр күрсәтә – Россия Премьер-Лигасында ул Санкт-Питербургның «Зенит»ы һәм Мәскәүнең «Локомотив»ыннан соң лидерлар өчлегенә керә. Булачак очрашу кунаклары арсеналында 25 матчта 12 җиңү бар.
«Ак Барс Арена»да уен 20.30 сәгатьтә башлана. «Рубин» футбол клубы матбугат хезмәте искәрткәнчә, Лиганың яңа регламенты нигезендә тамашачылар саны стадион трибуналары сыйдырышлылыгының 10%-ыннан артмаска тиеш.