В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Герман Давыдов кырга команда белән бергә 20-нче сентябрьдә Япония җыелмасына каршы матчта чыгачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы сентябрь). Казан регбичысы Герман Давыдов Россия җыелма командасы составында Токиода узачак Дөнья кубогында чыгыш ясаячак.
«Динамо» БЯСМ һәм «Энергия» регби-клубы тәрбияләнүчесе, регби буенча Россиянең атказанган спорт мастеры Герман Давыдов кырга җелма команда составында инде 20-нче сентябрьдә – Япония җыелма командасына каршы матчта чыгачак.
Турнирның төркем этабында россиялеләр Ирландия, Шотландия, Япония һәм Самоа җыелма командалары белән уйнаячак. Дөнья беренчелеге җиңүчесе 2-нче ноябрьдә билгеле булачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.