Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.12.2019, 10:48

Казанның «Жизнелюб» проекты «Россиянең сәламәт шәһәрләре» конкурсында беренче урынны алды

«Жизнелюб» өлкән буын вәкилләре кәефенә турыдан-туры йогынты ясый, дип саный И.Метшин.

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче декабрь, Ксения Швецова). Казанның «Жизнелюб» социаль проекты «Россиянең сәламәт шәһәрләре» конкурсында «Актив озын гомерлелек буенча иң яхшы проект» номинациясендә беренче урынны алды. Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе вакытында проектның шулай югары бәяләнүе әлеге процесска җәлеп ителгән кешеләр өчен бик мөһим булуын билгеләп үтте.

«Мәдәният йортлары һәм сарайлары, китапханәләр көн саен хөрмәтле пенсионерларны кабул итәләр һәм алар белән эшлиләр. «Жизнелюб» өлкән буынның кәефенә турыдан-туры йогынты ясый, - дип билгеләде И.Метшин. – Кешеләрнең позитив кәефләренә, аларның лаеклы ялда иҗат, үз-үзләрен сәламәтләндерү белән актив шөгыльләнергә теләвенә тәэсир итә алабыз. «Жизнелюб» моңа ярдәм итә. Без проект мәйданчыклары санын арттыру һәм өлкән буын вәкилләрен мөмкин кадәр күбрәк колачлау өчен хәлебездән килгәннең барысын да эшләргә тиеш».

Җиңүчеләргә дипломнарны һәм призларны Вологда өлкәсе губернаторы – «Сәламәт шәһәрләр, районнар һәм бистәләр» Халыкның сәламәтлеген һәм тормыш сыйфатын яхшырту ассоциациясе рәисе Олег Кувшинников тапшырды. Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә, РФ Иҗтимагый палатасында «Сәламәт шәһәрләр, районнар һәм бистәләр» Ассоциациясе утырышы кысаларында узды.

Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов сөйләвенчә, конкурс ике этапта үткәрелде: 15-нче майдан 3-нче сентябрьгә кадәр конкурс материалларын кабул итү һәм катнашучыларны теркәү, ә 4-нче сентябрьдән 1-нче октябрьгә кадәр конкурс материалларын бәяләү һәм җиңүчеләрне билгеләү. Экспертлар биш номинациядә халыкның сәламәтлеге һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән иң уңышлы проектларны һәм программаларны сайлап алдылар: «Халык арасында физик активлыкны үстерү буенча иң яхшы проект», «Сәламәт туклану буенча иң яхшы проект», «Бәйлелеккә каршы көрәш буенча иң яхшы проект», «Актив озын гомерлелек буенча иң яхшы проект», «Сәламәтлекне ныгыту корпоратив программаларын кертү буенча иң яхшы проект».

Казан «Жизнелюб»ы актив озын гомерлелек буенча иң яхшы проект булды. Мәдәният идарәсе башлыгы «Жизнелюб»ның Казанда 2016 елда старт алуын искәртте. Ул иҗади һәм спорт эшчәнлегенең 13 юнәлешен берләштерде: вокал, эстрада, халык һәм бал биюләре, сынлы сәнгать, скандинавия йөреше, театр иҗаты, мобиль ликбез, фитнес һәм башкалар. «Проект өлкән буынга актив тормыш рәвеше алып барырга һәм үз талантларын ачарга ярдәм итә. Тормышны яратучыларның чаралары 56 шәһәр мәйданчыгында – мәдәният йортларында, китапханәләрдә, ә җәйге чорда – паркларда, скверларда һәм яр буйларында уза», – дип билгеләде А.Абзалов. Бу елның 11 аенда гына да проектта 91 мең пенсионер булган, узган ел «Жизнелюб»та 80 мең кеше катнашкан.

«Сәламәт шәһәрләр, районнар һәм бистәләр» Ассоциациясенә Россиянең 28 төбәгеннән 107 муниципалитет керә. Казанның муниципаль берәмлеге 2017 елдан башлап челтәргә керә һәм хәзерге вакытта Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе тарафыннан «Сәламәт шәһәрләр» Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа челтәренә керү буенча эш алып барыла.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 02.12.2019
Видеорепортаж
02.12.2019 10:50
Казанның «Жизнелюб» проекты «Россиянең сәламәт шәһәрләре» конкурсында беренче урынны алды
Барлык яңалыклар