Балалар республика клиник хастаханәсе һәм Республика медицина профилактикасы үзәге I дәрәҗәле диплом белән билгеләнеп үтелде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче май). Казанда 2016 елдан гамәлгә ашырыла торган “Сәламәт мәктәп” акциясе федераль дәрәҗәдә билгеләнеп үтелде. Балалар республика клиник хастаханәсе һәм Республика медицина профилактикасы үзәге Россия субъектларының медицина профилактикасы үзәкләрендә инфекцияле булмаган авыруларны кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру бәйгесендә I дәрәҗәле дипломга лаек булдылар.
Медицина учреждениеләре табиблары һәм белгечләре Казан мәктәпләрендә интерактив дәресләр уздыралар. Алар барышында укучыларга сәламәт яшәү рәвеше нигезләре, тарту, наркотиклар һәм алкоголь зыяны, онкологик, йөрәк-кан тамырлары системасы һ.б. авыруларны кисәтү турында сөйлиләр. “Сәламәт мәктәп” Казан шәһәр Думасы депутатлары, Мәгариф идарәсе, Сәламәтлек саклау идарәсе һәм бизнес вәкилләре ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Жюри әгъзалары “Сәламәт мәктәп” проектын иң уңышлысы, дип атадылар, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.