В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ул авыр тормыш хәлендә калган 150 баланы колачлаячак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы октябрь, Алинә Бережная). Казанда авыр яшүсмерләргә ярдәм итү буенча «Офыкларны киңәйт» проектын тормышка ашыру дәвам итә. Проектның икенче этабы 31-нче декабрьдә тәмамланачак. Ул авыр тормыш хәлендә калган 150 баланы колачлаячак.
«Офыкларны киңәйт» проекты Казанда 1-нче апрельдә старт алды. Проектта төрле хокук бозулар кылган һәм профилактик учетның төрле төрләрендә торучы, җинаять кылган һәм хокук бозган өчен хөкем ителгән яшүсмерләр, шулай ук закон белән каршылыкта булган балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләр катнашты.
Балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе, Эчке эшләр министрлыгы һәм Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсе тәкъдиме буенча 150 яшүсмер сайлап алынган.
«Ышаныч» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең яшьләр сәясәте буенча директоры Елена Овчинникова сүзләренә караганда, балалар эш нәтиҗәлелеге өчен ике төркемгә бүленгән.
Балаларның беренче төркеме социализация һәм адаптация курсларын 30-нчы сентябрьдә тәмамлаган. Ярты ел дәвамында балалар белән психологлар, педагоглар, остазлар һәм инструкторлар эшләгән. «Проект кысаларында балалар белән социаль-психологик консультацияләр, психокоррекция эше, медиатив очрашулар, гуманитар-агарту тренинглары үткәрелде», – дип аңлатты Е.Овчинникова.
Шулай ук балалар хезмәт тәрбиясе алган – сукбай хайваннарны караганнар, эзләү-коткару отрядлары белән тиешле урыннарга, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сүндерү бүлегенә, «Оргсинтез» заводына, КФУның «Универ-ТВ» редакциясенә, «Рубин» футбол клубына барганнар. Мондый чаралар яшүсмерләргә киләчәктә һөнәри юнәлеш сайлауда ярдәм итәр дип өмет ителә.
Шундый ук программаны 31-нче декабрьгә кадәр икенче төркем балалары узачак. Проектның соңгы этабы 2020 елның 1-нче гыйнварыннан башлана. Әлеге этапта социализация һәм адаптацияне берьюлы 150 бала узачак.
«Проект май ахырында төгәлләнәчәк, әмма бер ел эчендә тупланган тәҗрибәне без алга таба да кулланырга телибез, үзенчәлекле балалар белән инде эшкәртелгән механизм буенча эшне дәвам итәргә планлаштырабыз», – дип сөйләде Е.Овчинникова.
Исегезгә төшерәбез, «Офыкларны киңәйт» проекты «Ышаныч» балалар һәм яшьләр өчен социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында грант чаралары хисабына тормышка ашырыла. Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фондының инновацион социаль проектлары конкурсы кысаларында 1 млн 999 мең 762 сум күләмендә Грант алынган.