Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.02.2024, 15:59

Казан полиция хезмәткәре пенсионерга акчасын мошенникларга күчерттерми кала

Мошенниклар, үзләрен банк һәм хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырып, хатын-кызны үз акчаларын сакларга күндерәләр

Фото: Марат Мөгыйнов

Казан полициясе сержанты пенсионер ханымны мошенниклардан коткарган – шәһәрдә яшәүче өлкән яшьтәге хатын аферистларга 256 мең сум акча күчерергә теләгән.

Альберт Хәбибуллин ул вакытта метрополитенда хезмәт итә, аның яныннан борчылган пенсионер ханым үтә. 77 яшьлек хатын-кыз банкоматка барып, телефоннан кемдер белән сөйләшә, шул вакытта аның куллары калдырый һәм борчулы була. Сержант Казанда яшәүче хатын-кызның әңгәмәдәшләре мошенниклар булырга мөмкин дип фаразлый. Альберт Хәбибуллин пенсионер хатын янына килә, аннан булган хәл турында сорый, ярдәм тәкъдим итә һәм акчаны күчерүдән туктатып кала.

Соңрак хатын-кызга аферистлар шалтыратканлыгы ачыклана. Алар үзләрен хокук саклау органнары һәм банк хезмәткәрләре дип таныштырган һәм шәһәрдә яшәүче өлкән яшьтәге ханымның счетыннан билгесез кешеләр акча урларга тырышалар дип хәбәр иткәннәр. Явыз ниятле кешеләр хатынны, якындагы банкоматка барып, акчаны куркынычсыз счетка күчерергә күндерәләр. Шалтыратучылар күрсәтмәсе буенча ул 256 мең сум акча ала, әмма Альберт Хәбибуллин ярдәмендә җинаятьчеләргә акча күчерми кала.

Хәзерге вакытта «Сафиуллин» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 30 нчы маддәсенең 3 нче өлеше һәм 159 нчы маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР башкаласы буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар