Ул “Казан” Халыкара аэропорты территориясендә сәнәгый эксплуатациягә тапшырылды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы гыйнвар). Бүген, 30 гыйнвар көнне, “Казан” Халыкара аэропорты территориясендә Россия почтасының Логистика үзәге сәнәгый эксплуатациягә тапшырылды. Ул Россиянең 6 төбәгенең 3,5 мең бүлегенә хезмәт күрсәтә.
Үзәк 2017 елда Россия эчендә йөри торган почтаны эшкәртү өчен ачылды, ә 2018 ел башыннан анда РФ Федераль таможня хезмәте белән берлектә халыкара почтаны эшкәртү оештырылды. Казан почта логистик үзәге җайланмалары тәүлеккә 1 млн почтаны эшкәртү өчен яраклаштырылган. Хәзер үзәктә 700-гә якын кеше эшли, киләчәктә штат 1,5 мең эшчегә кадәр арттырылачак. Казан почта логистика үзәге Татарстан, Марий Эл, Чувашия, Удмуртия, Самара һәм Ульяновск өлкәләреннән 12 миллионга якын кешегә хезмәт күрсәтә.
“Аэропортыбызга өстәмә йөкләмә, өстәмә эш урыннары, ә иң мөһиме – республикада яшәүчеләргә күрсәтеләчәк сыйфатлы сервис, - диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ачылу тантанасында. – Дөньяда нинди процесслар барганын беләбез. Аерым алганда, динамикалы рәвештә электрон сәүдә итү өлкәсе үсә. Россия Почтасыннан кала беркем дә әлеге эше башкарып чыга алмаячак”.
Чарада шулай ук РФ элемтә һәм масскүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, РФ Федераль таможня хезмәте җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Давыдов, ТР вице-премьеры – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, “Россия Почтасы” генераль директоры Николай Подгузов катнашты. Алар бүген Ханчжоу шәһәреннән (Кытай, Чжэцзян провинциясе) Казанга килгән Ту-204С очкычыннан посылкаларны бушатуны күзәттеләр, дип хәбәр итә ТР президенты матбугат хезмәте.