В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эксперт советын танылган режиссер Александр Митта җитәкләячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче март). 2-нче һәм 3-нче апрельдә Казан кинопроектлар питчингы узачак. Чара Бөтенроссия дебютантлар питчингы һәм IX «Кино вакыты» белем бирү форумы кысаларында узачак. Питчингның гомуми бүләкләү фонды - 2,5 млн сум.
Питчингка барлыгы 65-тән артык гариза җибәрелгән, шуларның 15 проекты 2 категория буенча шорт-листка сайлап алынган: «Уенлы тулы метражлы кино» һәм «Уенлы кыска метражлы кино». Проектлар арасында Казан сценарийлар авторлары һәм режиссерларның эшләре дә бар: Юлия Захарованың «Мишка», Радмир Габиевның «В следующий раз?», Илнур Гыйльмановның «Киллер», Ришат Нәфыйковның «Психагог», Анастасия Новоселованың һәм продюсер Татьяна Мерзлякованың «Тайна горы», Глеб Ладовичның «Утешитель», Айрат Камаловның һәм продюсер Влада Крылованың «Шүралеший».
Питчингның эксперт советын режиссер, сценарист Александр Митта җитәкләде.
Санитар-эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә питчинг беренче тапкыр онлайн-форматта узачак. Турыдан-туры трансляция барлык теләүчеләр өчен Zoom платформасында оештырылачак. Алдан ук теркәлергә һәм үз гаджетыңа кушымтаны урнаштырырга кирәк, аннан онлайн-чараларга тоташырга мөмкин булачак. Чараларның үзләренә сылтамалар бер көн алдан «Кино вакыты» һәм MovieStart ресурсларында урын алачак.
2-нче апрель көнне 10.00-дән 12.00-гә кадәр тулы метражлы кино проектларын халык алдында яклау узачак, 3-нче апрельдә 10.00-дән 13.00-гә кадәр - кыска метражлы кино проектларын яклау һәм экспертлар фикер алышуы. Конкурс нәтиҗәләре 3-нче апрельдә игълан ителәчәк.
Шулай ук питчинг кысаларында онлайн-форматта экспертлардан мастер-класслар узачак, дип хәбәр итә «Кино вакыты» дирекциясе.
Узган елгы Казан кинопроектлар питчингының төп лауреатлары - «Я приду» һәм «Солдатская шапка» фильмнары хәзерге вакытта инде төшерелгән һәм тормышка ашыру стадиясендә. Исегезгә төшерәбез, Булат Сабитовның «Я приду» тулы метражлы проекты Татарстан Мәдәният министрлыгыннан 2 млн сум күләмендә ярдәм алды, Павел Москвинның «Солдатская шапка» кыска метражлы проекты Россия кинематографистлар союзыннан һәм президент грантлары фондыннан производствоны эшләтеп җибәрүгә 500 мең сум отты.