В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аферист үзен банк хезмәткәре дип таныштырган
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы гыйнвар). Казан пенсионеры мошенникларның хәйләләренә эләгә һәм 600 мең сумга якын акчасын югалта.
83 яшьлек ир-ат «Савиново» полиция бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать итә. Зыян күрүченең сүзләренчә, гыйнварда аңа билгесез кеше шалтыраткан һәм үзен банк хезмәткәре дип таныштырган. Мошенник аферистларның өлкән кешегә кулланучылар кредитын рәсмиләштерергә тырышуларын хәбәр итә һәм моны булдырмас өчен куркынычсыз счетны ашыгыч рәвештә тулыландырырга кирәклеген ассызыклый. Пенсионер шалтыраткан ир-атка ышана, үз хисабыннан 600 мең сумнан артык акча ала һәм аларны алдакчыларга күчерә.
РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 3 нче өлешендә каралган «Мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, таныш булмаган кешеләргә ышанырга һәм билгесез банк счетларына акча күчерергә ярамый. Аферистлар төрле сәбәпләр белән шалтыраталар һәм үзләрен туганнары, хакимият органнары хезмәткәрләре яки кредит учреждениеләре хезмәткәрләре итеп күрсәтәләр. Мошенниклар еш кына телефонга билгесез кушымта урнаштыруны, кредит рәсмиләштерүне яки акчаны иминиятләштерүне һәм аларны башка банк счетына күчерүне сорыйлар. Җинаятьчеләрнең хәйләләренә эләкмәс өчен, телефоннан сөйләшүне вакытында туктатырга кирәк.