Йомгаклау этабында бөтен илдән килгән иң көчле 17 укытучы көч сынашачак.
Фото: Казан Мәгариф идарәсе
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы сентябрь). Казанның 116 нчы номерлы лицееның татар теле укытучысы Зилә Габдинова Пятигорскида уза торган «Иң яхшы туган тел һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия һөнәри конкурсы финалисты булды.
Конкурсның беренче этабы августта узды. Конкурсантлар үзләренең медиавизиткаларын тәкъдим иттеләр. Киләсе этапка Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган 89 дәгъвачы арасыннан 68 җиңүче сайлап алынды.
Конкурсның йомгаклау этабы 11 нче сентябрьдә старт алды, һәм кичә беренче конкурс сынауларына («Методик остаханә» һәм «Дәрес») йомгак ясалды. Аларның нәтиҗәләре буенча турнирның финал өлешенә Россиянең иң көчле 17 укытучысы узды, алар арасында Казанның татар теле укытучысы да бар, дип хәбәр иттеләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Бүген, 16 нчы сентябрьдә, конкурсның киләсе сынавы – «Класс сәгате» узачак. Шуннан соң жюри соңгы сынауга (мастер-класс үткәрү) узучылар исемлеген игълан итәчәк.
116 нчы лицейда Зилә Габдинова 1994 елдан эшли, ә аның гомуми педагогик стажы 27 елдан артык. ТР атказанган укытучысы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы һәм рәхмәт хаты, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
Зилә Габдинова укучылары ел саен Ф.Әмирхан исемендәге фәнни-гамәли конференция, Г.Тукай әсәрләрен сәнгатьле укучылар шәһәр конкурсы, Ш.Биктимеров исемендәге «Әлмәндәр варислары» халыкара театр иҗаты фестивале кебек республика һәм шәһәр конкурсларының призерлары була.
Шәһәр халкы Казан укытучысына ярдәм итә ала. Моның өчен, алдан авторизация узып, сылтама буенча укытучы өчен тавыш бирергә кирәк. Тавыш бирү бүген 24:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.