Айсылу Лотфуллина өчен 22 нче сентябрьгә кадәр тавыш бирергә мөмкин
Фото: Денис Гордийко
Тәрбияче Айсылу Лотфуллинага сылтама буенча үз тавышыңны биреп ярдәм итәргә була. Онлайн тавыш бирү 22 нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Конкурсның соңгы этабы 23 нче сентябрьдә тәмамланачак. Быел анда 104 кеше катнаша: 72 укытучы һәм 32 тәрбияче. Конкурс кысаларында катнашучылар үз-үзләрен презентациялиләр, тәрбияләнүчеләр белән мастер-класслар һәм дәресләр үткәрәләр, дип хәбәр иттеләр ТР башкаласының Мәгариф идарәсендә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанның 121 нче балалар бакчасы хезмәткәре Мария Тимофеева «Педагог-психолог» бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының читтән торып этабын узган. Ул Татарстанны Мәскәүдә 1-5 нче октябрьдә узачак офлайн этапта тәкъдим итәчәк.