Финал Карачай-Черкесиядә уза
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче сентябрь). Казанның Вахитов районындагы 41 нче мәктәпнең мәктәпкәчә төркем тәрбиячесе Айсылу Лотфуллина «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы – 2023» бөтенроссия конкурсының иң яхшы биш педагогы исемлегенә керде.
Быел конкурста 104 кеше катнаша: 72 укытучы һәм 32 тәрбияче. Финалистлар үз-үзләрен презентацияләделәр, мастер-класслар һәм тәрбияләнүчеләр белән дәресләр үткәрделәр.
Конкурс Карачай-Черкесиядә уза.
Моңа кадәр Казанның 121 нче балалар бакчасы хезмәткәре Мария Тимофеева «Педагог-психолог» бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының читтән торып этабын узганлыгын җиткергән идек. Ул Татарстанны Мәскәүдә 1-5 нче октябрьдә узачак офлайн этапта тәкъдим итәчәк.