В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР башкаласында Екатерина Иванова 8 нче номерлы балалар бакчасында эшли
Фото: Мәгариф идарәсе
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче август). Казанның Совет районы 8 нче номерлы балалар бакчасы логопеды Екатерина Иванова Россиянең иң яхшы ун логопеды исемлегенә керде. Педагог «Укытучы-дефектолог – 2023» бөтенроссия конкурсының финалисты булды.
Ярышларның төбәк этабында 75 төбәк вәкилләре катнашты. Конкурсның оештыру комитеты «Ел логопеды» һәм «Ел дефектологы» номинацияләренә 119 гариза кабул итте.
Хәзер Екатерина Иванова Мәскәүдә 3-5 нче октябрь көннәрендә узачак соңгы этапка әзерләнә, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсендә.