Вероника Державина Мәскәү районындагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 172-нче номерлы мәктәптә эшли.
Фото: Мәгариф идарәсе
Казанның Мәскәү районындагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 172-нче номерлы мәктәпнең тәрбия эше буенча директор урынбасары Вероника Державина өч номинациянең берсе - «Балалар иҗтимагый оешмаларының, берләшмәләренең тәрбия траекторияләре» номинациясендә җиңүче булды.
Ямал-Ненец автономияле округының 6-нчы номерлы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Наталья Путинцева бәйгенең абсолют җиңүчесе булды, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе.
Ел саен үткәрелә торган һөнәри осталык конкурсы тәрбия эшләре буенча урынбасарлар һәм педагог-оештыручылар арасында уздырыла. Финалда Россиянең 23 төбәгеннән мәгариф оешмаларының 20 педагогы һәм 9 идарә командалары катнашты. Конкурсны РФ Мәгариф министрлыгы һәм Бөтенроссия мәгариф профсоюзы оештырды.