В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Конкурста 152 укытучы катнашты.
Фото: Мәгариф идарәсе
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы апрель). Татарстан Республикасында «Россия ел укытучысы - 2021» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында абсолют җиңүче Мария Голованова булды, ул Казанның Мәскәү районы Ж.А.Зайцева исемендәге 122-нче номерлы гимназиясендә инглиз телен укыта. Ул Татарстанны конкурсның бөтенроссия этабында тәкъдим итәчәк, ул традицион рәвештә Укытучылар көне алдыннан узачак.
Икенче урында – Чаллының 35-нче номерлы урта гомуми белем мәктәбенең җәмгыять белеме укытучысы Александр Альменеев. Авиатөзелеш районының 119-нчы номерлы мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Алексей Четверкинда «бронза».
«Педагогик дебют» номинациясендә Казанның Вахитов районы инглиз телен тирәнтен өйрәнүче 18-нче номерлы урта гомуми белем мәктәбенең җәмгыять белеме укытучысы Виталий Лебедев җиңү яулады. Икенче урынны Россия Герое А.В.Козин исемендәге 7-нче номерлы гимназиянең математика укытучысы Юлия Скрипачева алды. Өченче урында Яр Чаллының 35-нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Мария Клюева.
«Ел укытучысы» конкурсы ел саен берничә этапта үткәрелә - мәктәп, муниципаль, зона һәм төбәк дәрәҗәсендә. Быел республикада конкурс 152 укытучыны берләштерде.
Конкурсның төбәк этабы Казанның ике мәктәбендә узды. Яңа Савин районының 179-нчы номерлы гимназиясендә катнашучылар «Ел укытучысы», Идел буе районының 83-нче номерлы лицеенда «Педагогик дебют» номинациясендә көч сынашты. Конкурсантлар ачык дәресләр бирделәр, сыйныф сәгатьләре уздырдылар, үзләренең методик остаханәләрен тәкъдим иттеләр. Сынаулар йомгаклары буенча иң яхшы 15 укытучы «Ел укытучысы» номинациясендә сайлап алынды һәм 10 педагог – «Педагогик дебют» номинациясендә. 9 апрельдә катнашучылар саны иң яхшы ун укытучыга кыскарды: 5 – «Ел укытучысы» номинациясендә, 5 – «Педагогик дебют» номинациясендә. Алар барысы да финал сынауда – «Ел укытучысына сорау» матбугат конференциясендә катнашты, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Республикада шулай ук «Ел тәрбиячесе» һөнәри конкурсына йомгаклар ясалды. Лениногорск муниципаль районының 10-нчы номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Виктория Цыганова төбәк этабында абсолют җиңүче дип танылды. Икенче урында – Казанның Вахитов районы 212-нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Диана Муллагалина. Иң көчлеләр өчлегенә Яр Чаллының 106-нчы номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Олеся Низамиева да керде.
Моннан тыш, «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрнең һәм призерларның исемнәре аталган. Конкурста Татарстан, Оренбург, Пенза, Киров, Төмән, Ульяновск, Самара, Оренбург өлкәләре, Башкортостан, Пермь крае, Чувашия, Мордовия педагоглары ярышты.
Беренче урынны Актаныш районының сәләтле балалары өчен гуманитар гимназия-интернат татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Шәрипова һәм Башкортостан Республикасы Нефтекамск шәһәренең 10-нчы номерлы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галия Корбанова алды.
«Көмеш»не Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рамил Ибәтуллин, шулай ук Төмән өлкәсе Тобольск шәһәренең 15-нче номерлы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Банис Ниязов алды. Өченче урында – Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 33-нче номерлы гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлия Мисалова һәм Түбән Новгород өлкәсенең Спас районы Татар Такмак урта мәктәбе укытучысы Галия Кутерова.