Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.09.2022, 10:19

Казан педагогы Илсур Җиһаншин «Россиянең ел укытучысы» конкурсының йомгаклау этабында Татарстанны тәкъдим итәчәк

Лауреатларны 1 нче октябрьдә игълан итәчәкләр.

Фото: Илсур Җиһаншинның шәхси архивыннан

(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче сентябрь, Диана Жиленкова). Иртәгә, 21 нче сентябрьдә Төмәндә «Россиянең ел укытучысы» бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы ачыла. Татарстанны педагогларның төп бәйгесендә Казанның Мәскәү районындагы 2 нче лицей-интернатның җәмгыять белеме укытучысы Илсур Җиһаншин тәкъдим итәчәк.

Укытучы «Ел укытучысы» конкурсында үз көчен сынап карарга коллегаларының үрнәге, аларның һөнәри үсеше рухландырды, дип сөйләде. «Мин эшләгән лицей укытучылары соңгы биш елда бу конкурста уңышлы чыгыш ясадылар», - дип билгеләде И.Җиһаншин. Аның сүзләренчә, конкурсның алдагы этаплары файдалы тәҗрибә булган һәм яңа танышлар бүләк иткән. Педагогка методик һәм оештыру ягыннан 2 нче номерлы лицей-интернат зур терәк булган. «Укучыларым миңа зур ярдәм күрсәттеләр, без алар белән бергә дәресләр, тәрбия чараларын уйлап таптык», – дип уртаклашты укытучы.

Бәйгенең йомгаклау этабы турында сөйләгәндә, И.Җиһаншин коллегалары һәм укучылары белән бергә булачак конкурс сынауларына актив әзерләнгәнен сөйләде. «Бер яктан, нәтиҗә күрсәтәсе килә, чөнки мин Казанның һәм республиканың гомум педагогик бергәлеге вәкиле булып торам. Икенче яктан, бөтен ил буенча талантлы укытучыларның, актив педагогларның күп булуын аңлау бик рәхәт. Финал этабында дуслар табармын, профессиональ яктан үсәрмен һәм үземне дә яңа яктан ачармын дип өметләнәм», - диде педагог.

«Россиянең ел укытучысы» конкурсында катнашучыларны берничә сынау көтә – алар дәрес, тәрбия чарасы, мастер-класс уздырачаклар, панель дискуссиядә катнашачаклар һәм конкурс призерларын Төмәндә 1 нче октябрьдә игълан итәчәкләр. Һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү 5 нче октябрьдә Мәскәүдә Укытучылар көнендә булачак.

Исегезгә төшерәбез, Илсур Җиһаншин «Россиянең ел укытучысы» бөтенроссия конкурсының Татарстандагы төбәк этабында абсолют җиңүче булды. Ярышта барлыгы республиканың 146 укытучысы, шул исәптән Казаннан 21 укытучы катнашты. Бәйгенең региональ этабы ТР башкаласының өч мәктәбе базасында узды. Конкурсантлар мастер-класслар бирделәр, ачык дәресләр, сыйныф сәгатьләре үткәрделәр, методик остаханәләрен тәкъдим иттеләр, матбугат конференциясендә катнаштылар.

Барлык яңалыклар