В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Музыкаль кичә программасына композитор Ильяс Камал әсәрләре керәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче август). 21-нче августта Казанның Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primаvera камера оркестры Кабан күле буенда концерт бирәчәк. Музыкаль кичә программасына композитор Ильяс Камал әсәрләре керәчәк. Тамашачылар төрле жанрдагы әсәрләрне – автор интерпретациясендә халык музыкасыннан алып эстрада җырларына кадәр ишетә алачак.
Концертта халыкара конкурслар лауреатлары Артур һәм Эльза Исламовлар, Илгиз Мөхетдинов, К.Тинчурин исемендәге театр оркестры солисты Дамир Батталов катнашачак. Программаның бер өлеше театр оркестры белән бергә башкарылачак. Ильяс Камал шулай ук солист-виолончелист буларак чыгыш ясаячак, бер номерны ул кыл-кубызда – борынгы татар уен коралында башкарачак, дип хәбәр итә La Primаvera оркестрының матбугат хезмәте.
Концерт 18.00 сәгатьтә башлана, керү ирекле.