В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан башкаласына велоэкскурсиягә Мәскәү, Оренбург, Төмән һәм Түбән Новгород кешеләре килде
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче июль). Кичә Татарстан башкаласында традицион «Төнге велофест» узды. Заездга 4,5 мең кеше кушылган, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург, Оренбург, Төмән һәм республиканың күрше шәһәрләрендә яшәүчеләр.
Быел велофест маршруты 2013 елда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың 10 еллыгына багышланган иде. Велосипедчылар Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетыннан «Урам» экстрим-паркына кадәр бардылар. Маршрутның озынлыгы 17 км тәшкил итә.
Юлда катнашучылар радиостанциядән аудио-экскурсия тыңладылар: гид Универсиада турында кызыклы фактлар һәм тарихлар сөйләде.
Экскурсиядән тыш, велофестта катнашучылар блогерлар һәм велосипед җәмгыяте активистларының лекцияләрен тыңлады, just Brass тынлы төркеменең чыгышын карады һәм фуд-кортта ашады.
Бүләкләр дә булды: «ВКонтакте» социаль челтәрендә оештыручылар Универсиада атрибутлары белән иң якты һәм иҗади костюм өчен призлар уйнаттылар. 100 дән артык катнашучы велосипедта милли баш киемнәреннән иде: түбәтәйдән самбрерога кадәр, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Туризмны үстерү комитеты.