Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.05.2019, 16:46

Казанның Социаль-көнкүреш музее Мәскәүдә «Безнең Пушкин!» күргәзмәсен тәкъдим итә

Экспонатларның күп өлеше - Төркиянең Антальясындагы «Пушкин музее»ныкы.

(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче май). 6-нчы июньдә Казанның Социаль-көнкүреш музее Мәскәү шәһәр Думасында бөек Россия шагыйре тууына 220 ел тулуга багышланган «Безнең Пушкин!» күргәзмәсен тәкъдим итә. Экспозициянең уникальлеге шунда ки, экспонатларның күп өлеше Төркиянең Антальясындагы «Пушкин музее»ныкы.

Күргәзмәгә килүчеләр шагыйрьнең XX гасырның 30-80-нче елларында төрек телендә дөнья күргән әсәрләре белән танышачаклар. Экспозициядә китаплар, иллюстрацияләнгән альбомнар, көнкүреш сувенирлары, гипс һәм бронза бюстлар, СССРда чыгарылган һәм Пушкин исеме белән бәйле төрле истәлекле даталарга багышланган значоклар, маркалар тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр иттеләр Социаль-көнкүреш музеенда.

Күргәзмәдә шулай ук шагыйрьнең бөтен дөньяга танылган шигырьләренә романслар яңгыраячак. Шунда ук «Татар Пушкины» - Габдулла Тукай турында сөйләячәкләр.

Күргәзмә 15.00 сәгатьтә Мәскәүдә түбәндәге адрес буенча ачыла: Страстной бульвар, 15/29.

Барлык яңалыклар

Казанның Социаль-көнкүреш музее Мәскәүдә «Безнең Пушкин!» күргәзмәсен тәкъдим итә

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче май). 6-нчы июньдә Казанның Социаль-көнкүреш музее Мәскәү шәһәр Думасында бөек Россия шагыйре тууына 220 ел тулуга багышланган «Безнең Пушкин!» күргәзмәсен тәкъдим итә. Экспозициянең уникальлеге шунда ки, экспонатларның күп өлеше Төркиянең Антальясындагы «Пушкин музее»ныкы. </p> <p> Күргәзмәгә килүчеләр шагыйрьнең XX гасырның 30-80-нче елларында төрек телендә дөнья күргән әсәрләре белән танышачаклар. Экспозициядә китаплар, иллюстрацияләнгән альбомнар, көнкүреш сувенирлары, гипс һәм бронза бюстлар, СССРда чыгарылган һәм Пушкин исеме белән бәйле төрле истәлекле даталарга багышланган значоклар, маркалар тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр иттеләр Социаль-көнкүреш музеенда. </p> <p> Күргәзмәдә шулай ук шагыйрьнең бөтен дөньяга танылган шигырьләренә романслар яңгыраячак. Шунда ук «Татар Пушкины» - Габдулла Тукай турында сөйләячәкләр. </p> <p> Күргәзмә 15.00 сәгатьтә Мәскәүдә түбәндәге адрес буенча ачыла: Страстной бульвар, 15/29. </p>