В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Күргәзмәгә килүчеләр өч йөздән артык экспонат күрәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче август). 29-нчы августта Казанның Социаль-көнкүреш музее Мәскәү шәһәр Думасында (Мәскәү, Старстной бульвары, 15/29) «Исәнме, мәктәп!» күргәзмәсен тәкъдим итәчәк. Ул яңа уку елына багышлана.
Күргәзмәгә килүчеләр өч йөздән артык экспонат күрәчәк, алар арасында СССРда чыгарылган мәктәп кирәк-яраклары, портфель-букварьлар, дәреслекләр булачак. Шулай ук күргәзмәдә 1932 елгы мәктәп көндәлеге һәм 1940 елгы пионер блокноты да тәкъдим ителә.
Моннан тыш, бирегә килүчеләр 80-нче еллар чорындагы мәктәп формасындагы үрнәкләрне карый, «Мәктәп китапханәсе» сериясеннән китаплар белән таныша, винил пластинкаларын тыңлый алачак.
Күргәзмә 15-нче сентябрьгә кадәр эшләячәк, дип хәбәр иттеләр Социаль-көнкүреш музеенда.