В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспозициягә 200 экспонат керәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июнь). 23-нче июнь көнне Антальяда Мәскәү халыкара мәктәбе стадионында милли татар бәйрәме Сабантуй узачак. Бәйрәмдә Казанның Социалистик көнкүреш музее ТАССРга багышланган күргәзмә тәкъдим итәчәк.
Сабантуйда Казан, Мәскәү, Стамбул артистлары чыгыш ясаячак, ә Татарстаннан иң яхшы пешекчеләр традицион татар ашларын әзерләячәк.
Бәйрәмгә шулай ук Мәскәүдән спортчылар - легендар «Самбо -70» мәктәбен тәмамлаучылар да киләчәк. Алар кунакларны көрәш белән таныштырачаклар. Сабантуйның башлануы 14.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә Социалистик көнкүреш музее.