Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.03.2019, 15:49

Казан социаль-көнкүреш музее Мәскәүдә "Гагарин: космоска мода" күргәзмәсен тәкъдим итте

Күргәзмә беренче космонавт Юрий Гагаринның тууына 85 ел тулуга багышлана.

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче март). Бүген Мәскәү шәһәр Думасында "Гагарин: космоска мода" экспозициясе ачылды, ул Казан социаль-көнкүреш музее һәм Мәскәү мода музее белән бергәлектә оештырылган. Күргәзмә беренче космонавт Юрий Гагаринның тууына 85 ел тулуга багышлана.

Күргәзмә кунаклары XX гасырның 60-80 нче елларында эшләнгән экспонатларны күрә алачак. Биредә шул чорның сувенирлары, көнкүреш әйберләре, китаплары, журналлары, плакатлары, грампластинкалары, уенчыклары тәкъдим ителгән. Ә Мода музеенда космик чорның совет модасы тенденциясен чагылдыра торган хатын-кызлар гардеробыннан экспонатлар күрсәтелә. Шулай ук тамашчылар өчен 60 нчы елларның космик тематикасына багышланган җырлары яңгыраячак.

Төркиядә үлгән Россия дипломаты Андрей Карловның тол хатыны Марина Карлова күргәзмәдә гаилә архивыннан сирәк фотосурәтләр тәкъдим итәчәк. Рәсемнәрдә беренче космонавт Юрий Гагарин имзасы куелган, дип хәбәр итә Казан социаль-көнкүреш музее матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар

Казан социаль-көнкүреш музее Мәскәүдә "Гагарин: космоска мода" күргәзмәсен тәкъдим итте

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче март). Бүген Мәскәү шәһәр Думасында "Гагарин: космоска мода" экспозициясе ачылды, ул Казан социаль-көнкүреш музее һәм Мәскәү мода музее белән бергәлектә оештырылган. Күргәзмә беренче космонавт Юрий Гагаринның тууына 85 ел тулуга багышлана. </p> <p> Күргәзмә кунаклары XX гасырның 60-80 нче елларында эшләнгән экспонатларны күрә алачак. Биредә шул чорның сувенирлары, көнкүреш әйберләре, китаплары, журналлары, плакатлары, грампластинкалары, уенчыклары тәкъдим ителгән. Ә Мода музеенда космик чорның совет модасы тенденциясен чагылдыра торган хатын-кызлар гардеробыннан экспонатлар күрсәтелә. Шулай ук тамашчылар өчен 60 нчы елларның космик тематикасына багышланган җырлары яңгыраячак. </p> <p> Төркиядә үлгән Россия дипломаты Андрей Карловның тол хатыны Марина Карлова күргәзмәдә гаилә архивыннан сирәк фотосурәтләр тәкъдим итәчәк. Рәсемнәрдә беренче космонавт Юрий Гагарин имзасы куелган, дип хәбәр итә Казан социаль-көнкүреш музее матбугат хезмәте. </p>