Шәһәрлеләргә «Казан иконасы турында хикәят» әдәби-музыкаль куелышын күрсәтәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче октябрь). 3-нче ноябрьдә Благовещение соборы тарихы музее казанлыларны «Сәнгать төне» бөтенроссия акциясенә багышланган бәйрәм кичәсенә чакыра. Шәһәрлеләргә «Казан иконасы турында хикәят» әдәби-музыкаль куелышын күрсәтәчәкләр.
Спектакльдә Татарстан Республикасының халык артистлары Михаил Меркушин һәм Нина Калаганова катнашачак. Тамаша Денис Рогов җитәкчелегендәге Казан Богородица монастыренең ир-атлар митрополиясе хоры җырлавы белән үрелеп барачак.
Бәйрәм кичәсе 20.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә оештыручылар.
Исегезгә төшерәбез, 4-нче ноябрьдә Казанның Благовещение соборы тарихы музеенда Богоматерьның Казан образына багышланган «Очрашу» мультфильмы күрсәтеләчәк. Сеанс 17.00 сәгатьтә башлана.