Программада - перформанс, күргәзмә һәм төрле мастер-класслар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче октябрь). Казанда Ислам мәдәнияте музее казанлыларны «Сәнгать төне» бөтенроссия акциясенә багышланган бәйрәм кичәсенә чакыра. Программада - перформанс, күргәзмә һәм төрле мастер-класслар.
Казан федераль университетын тәмамлаган, талантлы яшь рәссам Нәргизә Сәхәбиева килүчеләр өчен график дизайн сәнгате буенча перформанс үткәрәчәк. Исламны өйрәнеп, хәзерге заман сәнгате әсәрләре белән илһамланып, Нәргизә картиналар коллекциясен төзи, аларда заманча график һәм гарәп хаты берләштерелә. Перфоманс 18.00 сәгатьтә башлана.
Татар-мөселман музыкаль сәнгате буенча Kazan Hijazz төркеменнән мастер-класс 19.30 сәгатьтә башланыр дип көтелә.
Шәһәрлеләр, чәй табынының барлыкка килү тарихын гына тыңлап калмаячаклар, үләннәр белән ясалган чын татар чәен татып та карый алачаклар. Чара 21.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә оештыручылар.
Кичә дәвамында танылган татар каллиграфы Әлфия Исхакованың мастер-классы һәм мехенди хнасы белән иҗат итү серләре сөйләнәчәк.
Тулырак мәгълүматны социаль челтәрләрдә табарга була.