Музей сувенирлары «Музейның туристлык сувенирлары линейкасы» номинациясендә иң яхшылардан дип табылды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче ноябрь). Казанның Чәк-чәк музее «Туристлык сувениры» Бөтенроссия конкурсында гран-при яулады Музей сувенирлары - милли татар тәм-томнары, бал белән чәй, открыткалар, магнитлар һәм башкалар - «Музейның туристлык сувенирлары линейкасы» номинациясендә иң яхшылардан дип табылды.
Моннан тыш, башка туристлык брендлары да конкурс бүләкләренә ия булды. Шулай итеп, «Ел сувениры» номинациясендә беренче урынны «Айдасувенир»дан «Велосипедтагы кыз» магниты алды, ә «Казан йөрәге» компаниясенең сувенирлар линейкасы «Шәһәрнең туристлык сувениры линейкасы» номинациясендә иң яхшысы дип танылды. Бу номинациядә икенче урынны «Милли сувенир» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Татарстан. Казан...» линейкасы алды.
«Туристлык сувениры» Бөтенроссия конкурсы 2015 елдан башлап һәр ел саен Россия Федерациясенең барлык федераль округлары территориясендә үткәрелә. Быел «Туристлык сувениры» конкурсының финалында илнең 45 төбәгеннән 401 сувенир катнашты, дип хәбәр итә Казанның Туризмны үстерү комитеты.