(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче ноябрь). Казанның Filmfay анимация студиясенең "Домой" мультфильмы Ростов на Донуда үткән "Прогресс" Халыкара үзэшчән фильмнары фестивалендә җиңде. "Домой" "Иң яхшы фильм" һәм "Анимацион кыска метрлы фильм" номинацияләрендә иң яхшысы булып табылды.
Режиссер Даниил Фәйзрахмановның мультфильмы –Filmfay анимация студиясе һәм РФ Халык артисты Ренат Ибраһимовның уртак проекты. Мультфильмдагы вакыйгалар тамашачыларны Бөек Ватан сугышы елларына алык китә. Мультфильм дәвамында "Победа" дип аталган поезд ил буенча йөреп бара һәм солдатларны туганнары белән очраштыра. "Домой" дип аталган җырны Ренат Ибраһимов башкара.
Күптән түгел "Домой" музыкаль мультфильмы Казанда үткән X Халыкара яшьләр кинофестивалендә иң яхшысы булды. Җәен Санкт-Петербургта "Ленфильм" кино студиясендә "Перерыв на кино" кинофестивалендә аны "Иң яхшы анимацион фильм" номинациясендә бүләкләделәр. Кинофестиваль кысаларында мультфильмны показали Таллинда, Белградта, Будапештта, Венада, Прагада, Дрезденда, Гданьскта, Варшавада, Вильнюста һәм Даугавпилста күрсәттеләр. Мультфильм 9 майда Берлинда күрсәтелде, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министры матбугат хезмәте.