Махсус операция зонасында ике ел хезмәт итү дәверендә Казанның «Марвел» кушаматы белән мобилизацияләнгән хәрби инде дүрт медаль белән бүләкләнде: «Батырлык өчен», Суворов медале, «Сугышчан батырлыклары өчен», «ТР алдындагы казанышлары өчен» орденнары. Дивизия командирының урынбасары үзенең батырлыгы белән мактанырга яратмый, шуңа күрә хезмәтләре турындагы сорауларга кыска гына җавап бирә. «Асылда супергерой батырлыгы юк иде. Бары тик минем кул астындагылар дошманны җиңү буенча куелган хәрби бурычны дөрес үтәделәр», — дип сөйләде сугышчы.
«Марвел» чакыруны 2022 елның октябрендә алган. Әзерлекне башта Казанда узган, соңыннан сугышчыларны Воронеж өлкәсенә җибәргәннәр. Коралларны куллану белән әзерлек буенча соңгы нокта ЛХРда булган. Хәрби хәрәкәтләрдә мобилизацияләнгәннәр узган елның җәендә генә катнаша башлаганнар.
«Алгы сызыкка җибәрер алдыннан сезнең белән хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан инструкторлар дәресләр үткәрәчәк. Иң мөһиме – аларны игътибар белән тыңларга һәм алга таба сугыш кырында киңәшләрне кулланырга. Әгәр инструкторларның киңәшләрен үтәсәк, исән калу мөмкинлеге берничә тапкырга арта», — дип уртаклашты Казан сугышчысы.
Сугышчыларның бер өлеше алгы сызыкта атышу бурычларын үтәгән, калганнары артта тупланган. Монда сугышчылар ял итә ала, әмма көнкүреш мәшәкатьләре дә бар – кер юу, үтүкләү һәм ямау. Сугышчылар даими рәвештә үзгәреп тора.
Махсус операция зонасына Татарстан хөкүмәте һәм республика мөселманнары Диния нәзарәтеннән, районнардан гуманитар ярдәм даими килеп тора. «Безгә мәктәп укучыларыннан хатлар еш килә. Укыганда күзгә яшьләр тула», – дип билгели көрәшче.
Меңнәрчә километр ераклыкка карамастан «Марвел» һәрвакыт якыннарының ярдәмен тоя. Сугышчы ялга елына ике тапкыр кайта, барлык хезмәткәрләргә бер ай ял бирелергә тиеш, алар аны икешәр атнага бүләләр. «Гаиләм башта елады, әмма тора-бара күнделәр. Нишләргә инде, Ватанны сакларга кирәк. Хәзер минем карарымны апам, абыем, әнием, хатыным һәм өч балам хуплый», — ди мобилизацияләнгән хәрби.