Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.03.2024, 10:43

Казанның «Миллениум»ы Россиянең иң тәэсирле күперләре исемлегенә кергән

Рейтингка шулай ук Саратов, Владивосток, Ханты-Мансийск корылмалары эләккән

Фото: Марат Мөгыйнов

Казанның «Миллениум»ы Россиядә сәяхәтчеләр игътибарын җәлеп итүче иң тәэсирле күперләр исемлегенә кергән. «Туту.ру» туристлык сервисы экспертлары шундый нәтиҗәгә килгән.

«Казансу елгасы аша салынган «Миллениум» – шәһәрдәге иң биек күпер. «М» хәрефе рәвешендә пилоны булган әлеге вантлы корылма шәһәрнең юбилее хөрмәтенә бик кыска вакыт эчендә – сигез айда төзелгән», – дип билгеләп үтә сервис белгечләре.

Россиянең иң тәэсирле корылмалары арасында шулай ук Идел аша салынган аркалы Саратов күпере, Владивостокта Алтын Мөгез култыгы аша вантлы күпер, Муром белән Навашиноны тоташтыручы конструкция һәм Ханты-Мансийскида Иртыш аша Кызыл аждаһа күпере бар.

Моннан тыш, исемлеккә Новосибирскида Обь аша салынган Бугринский күпере – аның аркалы торыклары БДБ илләре территориясендә иң озыны санала, Ростов тимер юл күпере – Бөек Ватан сугышы елларында шартлатылган 1917 елгы күпернең күчермәсе һәм Амур аша Хабаровск күпере кергән.

Барлык яңалыклар