Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.04.2026, 10:34

Казанның төбәкара «Кунакчыллык йолдызлары» фестивале гастрономия буенча Россия рекордлар китабына кертелде

2030 елга Татарстан башкаласы елына 7 миллион турист кабул итәргә әзерләнә

Фото Казанның Туризмны үстерү комитеты тарафыннан тәкъдим ителә

Казанда 29–31 март көннәрендә узган IV төбәкара «Кунакчыллык йолдызлары» фестивале илнең туристлык, ресторан һәм кунакханә тармагының иң зур һөнәри осталык фестивале буларак гастрономия буенча Россия рекордлар китабы реестрына кертелде. Быел фестивальдә Россиянең 14 шәһәреннән 200 вәкил катнашты (бу елгы бәйгегә Россия Федерациясенең 29 шәһәреннән 327 гариза юлланган – бу фестиваль тарихында рекордлы күрсәткеч). Проект гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле анда биш илдән һәм 30 шәһәрдән 1100 кеше катнашкан.

«Гастрономия буенча Россия рекордлар китабы» – ул аш-су өлкәсендә илнең әһәмиятле һәм үзенчәлекле казанышлары: иң зур ризыклар, халык белән бергә ризыкларны тәмләп карау чаралары, уникаль гигант ризыклар һәм экспертлар тарафыннан рәсми теркәлгән, озак вакытлар дәвамында ел саен уздырылучы гастрономия фестивальләре теркәлә торган махсус реестр. Гастрономия буенча Россия рекордлар китабы баш мөхәррире, «Шефс Тим» бергәлеге амбассадоры һәм Татарстан Пешекчеләре гильдиясе вице-президенты Илдар Такиуллин әлеге рекордны реестрга теркәп, кичә Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм университетында 2026 елгы фестивальгә йомгак ясау тантанасында Казанның Туризмны үстерү комитеты директоры Александр Шавлиашвилига тиешле сертификатны бирде.

13 номинациядә җиңүчеләргә дипломнарны һәм бүләкләрне Казан мэры Илсур Метшин тапшырды.

«Узган ел без 5 миллионнан артык турист кабул иттек. Аларда Казан Кирмәне фотосурәтләре, тәмле ризыклар турындагы истәлекләр белән бергә, безнең кунакчыллыгыбыз, якты йөзебез, тәмле сүзебез, хезмәт күрсәтү мәдәнияте турындагы якты хатирәләр саклана. Әлбәттә, монда сезнең – кунакханә, кафе һәм ресторан хезмәткәрләренең өлеше зур. Сезнең ярдәм белән яңа максатка ирешә алырбыз – 2030 елга башкалабызда 7 миллион турист кабул итәрбез дип ышанам», - дигән фикерләрен белдерде бүләкләү тантанасында Казан мэры Илсур Метшин.

«Кунакчыллык йолдызлары-2026» фестиваленең ачык бәйге сынаулары өч көн дәвамында Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм университетында, «Millennium Panorama Hotels» комбо-отелендә һәм Татарстан Милли музеенда узды. Катнашучыларга көндәлек тормышта еш очрый торган биремнәр: мәсәлән, барменнар өчен махсус коктейль әзерләү һәм аны кунакларга тәкъдир итү; пешекчеләр өчен җирле аш-су бүлмәсенең төп ит ризыгын (сыер, сарык яки ат ите) әзерләү эше тәкъдим ителгән.

2026 елда беренче тапкыр «Иң яхшы бариста» һәм «Иң яхшы маркетолог» номинацияләре кертелгән. Бәйге кысаларында бариста эспрессо, сөт һәм авторлык эчемлекләре әзерләп, аны жюрига тәкъдир иткән, маркетологлар үзләренең иң яхшы 2025 елгы маркетинг кейсын тәкъдим иткән.

Бәйгедә катнашучыларның осталыгын 59 эксперт – Казанның 48 әйдәп баручы белгече һәм Россиянең башка төбәкләреннән чакырылган 11 профессионал бәяләгән. Алар арасында – «Олио» һәм «Әнием» рестораннарының бренд-шефы Эльдар Хахоков, «Make More Group»ка нигез салучыларның берсе Валерий Плихта, HoReCa юнәлеше буенча Россия бармен ассоциациясе вице-президенты Александр Поздняков, «Сәйяр» ресторанының бренд-шеф-кондитеры Юрий Кириллов, «Умай» ресторанының шеф-повары Рөстәм Рәхимов, «РИМ» медиатөркеменең федераль сатулар буенча директоры Никита Моисеев һәм башкалар.

2026 елгы фестивальнең эшлекле программасы кысаларында беренче тапкыр «Тотрыклы туризм» сессиясе уздырылган. Программа буенча тотрыклы үсеш өлкәсендә уңышлы тәҗрибәләргә күзәтү ясалган.

Бизнес-сессия нәтиҗәләре буенча алдагы берничә айда кайбер кунакханәләр һәм рестораннар калдыкларны төрләргә бүлеп җыюны сынап карарга һәм җыелган фракцияләргә аудит үткәрергә, кайбер предприятиеләр исә кәхвә сыгынтысын һәм башка чималны кабат куллануны җайга салырга ниятли.

«Бүгенге бәйге ул инде ярыш кына түгел, ә фикердәшләрнең һөнәри берләшмәсе һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы. Быел без аңлы туризм темасына багышланган стратегик сессия уздырдык һәм эшлекле программаны алга таба үстерү өчен зур потенциал күрәбез», - дип билгеләде Казанның Туризмны үстерү комитеты директоры Александр Шавлиашвили.

Исегезгә төшерәбез, «Кунакчыллык йолдызлары» фестивале Казанда 2015 елдан башлап Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Илсур Метшин тәкъдиме белән үткәрелә. 2022 елдан проектка төбәкара статус бирелгән. Шушы вакыт аралыгында чарада илнең төрле төбәкләреннән 900 дән артык туризм һәм кунакчыллык индустриясе белгече катнашкан.

Хәзерге вакытта Казанга елына 5 миллион тирәсе турист килә. Чагыштыру өчен: Санкт-Петербургта елына – 12,4 миллион, Мәскәүдә 26,5 миллион турист ял итә.

Белешмә

2026 елда «Кунакчыллык йолдызлары» фестивалендә катнашучылар Мәскәү, Санкт‑Петербург, Хабаровск, Волгоград, Түбән Новгород, Сочи, Уфа һәм Татарстан Республикасының Казан, Болгар, Алабуга, Чистай, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләреннән иде. Икенче ел рәттән фестивальдә «Алабуга» махсус икътисади зонасы вәкилләре – Нигерия, Буркина-Фасо, Зимбабве, Танзания һәм Бенин белгечләре булачак. Аларның бәйгедә катнашуы вакыйгага халыкара статус өсти.

Барлык яңалыклар