В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр һәм республика көнендә метродан 181 мең 62 кеше файдаланган
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче август). Казан метрополитены 30 нчы августта 181 мең 62 пассажир ташыган – Метроэлектротранс МУП хәбәр иткәнчә, җир асты эшли башлаганнан бирле рекордлы сан.
Казан халкы һәм кунаклары иминлеге өчен барлык станцияләрдә метро хезмәте хезмәткәрләре кизү торган, шулай ук полиция эше дә көчәйтелгән.
Касса залларындагы этеш-төртешләрне һәм платформада бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен, метро ишекләре вакытлыча ябылган – полиция хезмәткәрләре пассажирларны кечкенә-кечкенә төркемнәр белән керткәннәр. Шулай ук өстәмә поездлар да җәлеп ителгән, алар минималь хәрәкәт интервалы белән йөргән.
Чагыштыру өчен, 2022 елның 30 нчы августында метрополитен 155,6 мең пассажир күчергән, 2021 елда – 130,7 мең.