Узган ел җәй айларында аннан 8 миллионнан артык тапкыр файдаланганнар
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче сентябрь). Узган җәйдә Казан метрополитены 9 млн 318 мең 750 пассажир күчергән. Чагыштыру өчен: узган ел бу күрсәткеч – 8 млн 196 мең 294.
«Метроэлектротранс» МУП хәбәр иткәнчә, 2021 елның җәендә метрополитеннан 7 млн 268 мең 246 тапкыр файдаланганнар, 2020 елда – 5 млн 11 мең 804 тапкыр.
Исегезгә төшерәбез, Шәһәр һәм республика көнендә Казан метрополитены 181 мең 62 пассажир күчергән – бу җир асты эше тарихында рекорд. Чагыштыру өчен: 2022 елның 30 нчы августында метро белән 155,6 мең пассажир йөртелгән.