В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эш графигында үзгәрешләр 1-нче апрельдән үз көченә керәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче март). 1-нче апрельдән Казан метрополитены үзгәргән график буенча эшләячәк - 6.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр. Бу Татарстанда кабул ителгән инфекция таралуны булдырмау чаралары белән бәйле.
Транспорт комитетында хәбәр итүләренчә, метрополитенда пассажирлар агымы 4,5-5 тапкыр кимегән.
Яңа эш режимы санитар-эпидемиологик вәзгыять яхшырганчыга кадәр гамәлдә булачак.
Исегезгә төшерәбез, 30-нчы марттан 3-нче апрельгә кадәр Россиядә эшләми торган көннәр дип игълан ителде. 30-нчы марттан Татарстанда барлык халык өчен үзизоляция режимы кертелде.