Мондый берләшү World Marathon Majors аналогы булачак
Фото: Марат Мөгыйнов
Берләшмәгә БРИКС илләренең 10 марафонын кертү планлаштырыла, аларның оештыручылары белән 2023 елдан бирле сөйләшүләр алып барыла. Шулай итеп, лига халыкара булачак.
Бер ел эчендә ике яки өч марафон дистанциясе үтүчеләр өчен, мотивация буларак, махсус өстенлекләр кертеләчәк. Алар чаралар мәйданчыкларында өстәмә сервислардан файдалану, махсус рейтингларга эләгү мөмкинлеге алачак. Тулырак мәгълүматны сайтта табып була.
TIMERMAN спорт чаралары сериясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, марафонны лигага кертү өчен оештыручыларга билгеле бер таләпләрне үтәү зарур. Мәсәлән, ярышлар, җанатарлар һәм йөгерүчеләр белән эшне дә кертеп, дөнья стандартлары буенча үткәрелергә, трассалар абруйлы халыкара оешма (әйтик, AIMS) тарафыннан сертификацияләнгән булырга тиеш. Маршрутларда шулай ук кирәкле санда туклану һәм хәл алу нокталары, бәдрәфләр, ашыгыч ярдәм машиналары һ.б. урнаштыру мөһим.